В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле
Татарстан башкаласында берничә трамвай маршруты тукталып калды. Әлеге күренеш Зур Крыловка һәм Вахитов урамнары киселешендәге юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле.
1, 5, 7 нче номерлы трамвайлар тукталып калды. Авария хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре алып бара, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Алдарак 14 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм концерты тәмамланганнан соң шәһәр халкы өчен 22 нче маршрут буенча махсус автобуслар биреләчәге хакында хәбәр ителгән иде.