Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Казанда Волгоград урамында вакытлыча хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
30 нчы июньнән 6 нчы июльгә кадәр Волгоград урамы буенча 47 нче номерлы бинадан алып 49 нчы номерлы бинага кадәр (Короленко һәм Волгоград урамнары киселешеннән алып Бондаренко урамнары киселешенә кадәр), шулай ук Короленко урамы буенча 49 нчы номерлы бинадан алып Волгоград урамы буенча 34 нче номерлы бинага кадәр участок тулысынча ябылачак.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.