Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Казанда вакытлыча Сыртланова урамы буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр. Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, юл 15-31 нче августта Җиңү проспекты буенча 17 нче йорт тирәсендә ябылачак.