Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанда Пилот урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Бу квартал эчендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү белән бәйле.
Агымдагы елның 19 нчы октябреннән 9 нчы ноябренә кадәр 37 нче номерлы торак йорт тирәсендә тротуар тулысынча, ә юл өлешчә ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.