В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу өстәмә канализация челтәрләрен төзү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Казанда вакытлыча Магистраль урамындагы хәрәкәтне чикләячәкләр. Бу өстәмә канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 15 нче сентябрьдән 21 нче октябрьгә кадәр 77 нче бина (4 нче корпус) каршында хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 7 нче сентябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр шулай ук тротуар һәм җирле юл тулысынча, ә Лейтенант Красиков урамындагы 12 нче йорт янында юл өлешчә ябылган.
Шәһәрдә хәрәкәтнең барлык чикләүләре турында мәгълүмат KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылган.