Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). Казанда Чистай урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
18 нче июльдән 10 нчы августка кадәр Чистай урамындагы 86/10 номерлы йорттан 88 нче номерлы йортка кадәрге участокта өлешчә юл, тротуар һәм җирле юлга керү өлеше тулысынча ябылачак.
Бу төзелеш мәйданчыгы территориясенә өстәмә керү һәм чыгу юлларын оештыру белән бәйле.