В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Казанда вакытлыча Бутлеров урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу Республика клиник офтальмология хастаханәсе территориясеннән җылылык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Эшләр Бутлеров урамы буенча, 41-нче номерлы йорт тирәсендә ике этапта алып барылачак. 6-нчы октябрьдән 8-нче октябрьгә кадәр Маяковский урамына таба юнәлештә, 9-нчы октябрьдән 11-нче октябрьгә кадәр Мөштәри урамына таба юнәлештә транспорт хәрәкәте участогы ябылачак.