Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Казанда Зинин һәм Николай Ершов урамнары буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу электр кабеле челтәрләрендәге эш белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 21 нче июньнән 14 нче июльгә кадәр Зинин урамындагы 3 нче йорт, Николай Ершов урамындагы 16, 28, 32/23 нче йортлар һәм Усманов исемендәге сквер янындагы участоклар ябылачак.