Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Казанда Журналистлар, Халитов һәм Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәрәкәт түбәндәге участокларда этаплап ябылачак:
30 нчы майдан 8 нче июньгә кадәр – Себер тракты, 34д номерлы бина янында (юлның өлешчә ябылуы);
30 нчы майдан 30 нчы июльгә кадәр – Халитов урамы, 10 нчы бина янында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);
1 нче июньнән 8 нче июньгә кадәр – Журналистлар урамы, Академик Арбузов ягына таба Халитов урамы белән кисешкән урында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);
5 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр – Халитов урамында, Себер трактындагы 34к номерлы бина һәм 4 нче номерлы корп.1 бина янында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);
9 нчы июньнән 18 нче июньгә кадәр – Журналистлар урамында, Себер тракты ягына таба Халитов урамы белән кисешкән урында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы).