В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу насос станциясе белән басымлы канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). Казанда Аркылы Отар һәм Южно-Промышленная урамнары буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу «Каенлык» планировкасы проекты территориясе һәм шәһәрнең Идел буе районындагы М-14 микрорайоны өчен насос станциясе булган басымлы канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
ТР башкаласы Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәрәкәтне түбәндәге участокларда этаплап чикләячәкләр:
2022 елның 25 нче ноябреннән 2023 елның 10 нчы мартына кадәр – Аркылы Отар урамының 2 нче номерлы йорты янында (машиналар йөрү өлешен өлешчә ябу);
2022 елның 1 нче декабреннән 2023 елның 20 нче февраленә кадәр – Южно-Промышленная урамындагы 1б номерлы бина янында (бер якка юлны өлешчә ябу);
2023 елның 21 нче февраленнән 10 нчы маена кадәр – Южно-Промышленная урамындагы 1б номерлы бина янында (машиналар йөрү өлешен өлешчә ябу);
2023 елның 1 нче мартыннан 20 нче июненә кадәр – Южно-Промышленная урамындагы 8а номерлы бина янында (машиналар йөрү өлешен өлешчә ябу);
2023 елның 21 нче мартыннан 20 нче июненә кадәр – Южно-Промышленная урамы, 1 корп.3 номерлы бина янында (машина юлын өлешчә ябу);
2023 елның 1 нче маеннан 20 нче июненә кадәр – Южно-Промышленная урамы 5 нче номерлы бина янында (машиналар йөрү өлешен өлешчә ябу).