В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык үткәргеч участогын капиталь ремонтлау белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Казанның Совет районында вакытлыча ике урам буенча хәрәкәтне чикләячәкләр. Бу җылылык үткәргеч участогын капиталь ремонтлау белән бәйле.
29 нчы августтан 14 нче сентябрьгә кадәр Яңа Азино урамындагы 14 нче йорт янындагы юл өлеше өлешчә ябылачак.
15 нче сентябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр Олонец урамы буенча, Яңа Азино урамыннан 4а номерлы йортка кадәрге участоктагы юлны тулысынча ябачаклар, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.