В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү урам-юл челтәрен ремонтлау белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 31-нче июльгә кадәр Казанда Горсоветская, Яруллин, 2-нче Юго-Западная, Лушников урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
31-нче июльгә кадәр түбәндәге урамнар ябыла: Горсоветская (Декабристлар урамыннан Аркылы Базар урамына кадәр), Яруллин (Горсоветская урамыннан Мулланур Вахитов урамына кадәр), 2-нче Юго-Западная (Мулланур Вахитов урамыннан Лушников урамына кадәр), Лушников (Декабристлар урамыннан 2-нче Юго-Западная урамына кадәр).
Чикләү урам-юл челтәрен ремонтлау белән бәйле.