Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче гыйнвар). 9 нчы гыйнвардан 20 нче февральгә кадәр Юлиус Фучик урамы буенча Рихард Зорге урамыннан Сафиуллин урамындагы 30 нчы йортка кадәрге участокта йөрү өлеше тулысынча ябылачак.
Юл участогында Фучик метро станциясенең төзелеш мәйданчыгын койма белән әйләндереп алачаклар һәм вакытлыча урау юл төзиячәкләр.
Эшләр автотранспорт һәм җәяүлеләрнең куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү, шулай ук җирле халыкны һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләрен тоткарлыксыз үткәрү белән алып барылачак.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенең чикләнүе турындагы мәгълүматны
махсус бүлектә күзәтеп була.