Казанның Идел буе районында кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу газүткәргеч боҗрасы буенча эш алып бару белән бәйле.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә,
21 августның 8:00 сәгатьтән 8 сентябрьнең 17:00 сәгатькә кадәр Оренбург трактындагы 19 нчы йорт районында Двинск урамында хәрәкәт туктатылачак.
Аннары
22 августта 8:00 дән 8 сентябрьдә 17:00 гә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Горная урамындагы 9 нчы йорт районында;
Двинск урамындагы 2а һәм 11а номерлы йортлар тирәсендә.
Алга таба
9 сентябрьдә 8:00 дән 21 октябрьдә 17:00 гә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Двинск урамы буенча Танк боҗрасына төшү юлында;
2-нче Тура урамы буенча Танк боҗрасына төшү юлында;
2-нче Тура урамы буйлап, Танк урамына борылышка кадәр машина юлын өлешчә ябачаклар;
2-нче Тура урамы буйлап, Карбышев урамындагы 12а номерлы бина (К блогы) янында;
2 нче Тура урамы буенча Карбышев урамындагы 72 нче бина тирәсендә;
2-нче Тура урамы буенча Карбышев урамындагы 64 (2 нче корпус) номерлы бина районында.