В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хуҗалык-көнкүреш канализациясе һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендәге эшләр белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Казанның Киров районындагы ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен салу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен чыгару белән бәйле.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 9 нчы августтан 20 нче сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда йөрү өлеше тулысынча ябылачак:
Светлая урамыннан Маршрут урамындагы 13а/2 нче бинага кадәр юл;
Маршрут урамындагы 17 нче йорт (1 нче корпус) буендагы йөрү өлеше.