Казанда Үзәк стадион каршындагы мәйданда транспорт хәрәкәтен чикләделәр. Юл 21 ноябрьнең төн уртасына кадәр ябылачак.
Шул ук вакытта күрсәтелгән участокта транспорт чараларын кую чикләнгән. Сәбәбе — хәрби техника күргәзмәсен уздыру, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.