Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2025, 14:45

Казанда яшәүче ике хатын-кыз 3 миллион сумга якын акчаларыннан мәхрүм калганнар

Акчаларын инвестицияләргә һәм криптобиржада акча эшләргә ниятләгән ханымнар алдакчылар тозагына эләккән

Денис Гордийко фотосы

Казанның Яңа Савин районында яшәүче 40 һәм 29 яшьлек хатын-кызлар өстәмә керем алырга теләп, алдакчылар тозагына эләгә. Хатын-кызлар криптобиржада акча эшләргә һәм акчаларын инвестицияләргә ниятләп, гомумән алганда, 3 миллион сум акчаларын югалталар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 40 яшьлек хатын-кыз криптобиржада акча эшләү нияте белән мошенникларга 1 миллион 70 мең сум акча җибәргән, аларның бер өлеше кредитка алынган акчалар булган. Зыян күрүче акчаларны Дагестанда һәм Свердловск өлкәсендә теркәлгән абонент номерларына җибәргән.

Алдакчыларның икенче корбаны – 29 яшьлек кыз. Зыян күрүче, акчаларын инвестицияләргә теләп, 1 миллион 790 мең сумнан артык акча югалткан. Полиция хезмәткәрләре явыз ниятле затлар шалтыраткан номерларның Казахстанда һәм Төмән өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган.

Килеп чыккан очраклар нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Хокук саклаучылар гражданнарны таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм теләсә нинди хәлдә калган очракта да киңәш сорап якын кешеләргә мөрәҗәгать итәргә өнди.

Алдарак Казанда яшәүче ханымның, счетчикларны алыштыру кирәклегенә ышанып, 800 мең сумнан мәхрүм калуы турында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар