В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны ТР Президентыннан 50 мең сум күләмендә акчалата призлар һәм Россия буенча сәяхәткә сертификат белән бүләкләделәр.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан укучылары Эвелина Хәйруллина һәм Венера Белялова «XXI гасыр лидеры» бөтенроссия балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсы җиңүчеләре булдылар. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан 50 мең сум күләмендә акчалата призлар һәм «Больше, чем путешествие» программасы кысаларында сәяхәткә сертификат белән бүләкләделәр.
Идел Буе районының 83 нче номерлы лицее укучысы Эвелина Хәйруллина конкурсның абсолют җиңүчесе булды, ә Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Венера Белялова махсус номинациядә җиңү яулады.
Конкурста Россиянең 68 төбәгеннән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар иҗтимагый хәрәкәтләренең 519 лидеры катнашты. Конкурс сынаулары өч блоктан торды, жюри ярышлар нәтиҗәләре буенча 10 абсолют җиңүчене һәм махсус номинациядә 10 җиңүчене билгеләде. Алар барысы да «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсының финалында катнаша, аны оештыручылардан һәм партнерлардан уникаль бүләкләр ала алачак.
Бүләкләү тантанасы 9 нчы сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Быел «XXI гасыр лидеры» конкурсы «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсы эгидасы астында уздырыла һәм аның ярымфиналы булып тора. Чара яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Озын тәнәфес» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТР балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды.