В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 16 команда катнашкан
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның ике хоккей командасы «Алтын алка» турнирының «Идел буе» дивизионында җиңүгә ирешкән. Финал ярышларында Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Россиянең башка өлкәләреннән 16 команда катнашкан.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урын «Ак бүре» командасы спортчыларына (2011–2012 елда туган уенчылар) бирелгән. Хоккейчылар Данила Емельянов җитәкчелегендәге төркемдә шөгыльләнә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
«Авиатор» олимпия резервындагы спорт мәктәбе яшүсмерләренә (2013–2014 елда туган уенчылар) шулай ук алтын медаль тапшырылган. Ярышлар Салават шәһәрендә узган. Командада «Смена» спорт мәктәбенең алты яшь хоккейчысы да уйнаган. Спортчыларны Валентин Снигирев («Авиатор» олимпия резервындагы спорт мәктәбе) һәм Айрат Вәлиәхмәтов («Смена» спорт мәктәбе) өйрәтә.
Команданың икесе дә май аенда узачак турнирның суперфиналына чыккан.
Алдарак Казанда «Ишегалды спорты» дивизионы командалары арасында «Алтын алка» Бөтенроссия турнирының шәһәр этабы тәмамлануы хакында хәбәр ителгән иде. Урта яшь төркемендә (2013–2014 елда туган уенчылар) Яңа Савин районының 103 нче мәктәбеннән «Восток» командасы җиңүче дип танылган.
Турнир нәтиҗәләре буенча әйдәп баручылар өчлеге билгеләнгән: көмеш медаль «Вектор» командасына (Идел буе районы, 6 нчы гимназия), бронза «Бөркет» коллективына (Киров районы, 70 нче мәктәп) тапшырылган.