Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2024, 15:20

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттан тыш гуманитар ярдәм белән ике фура юлга чыкты

Йөкнең зур өлешен төзелеш материаллары алып тора, алар ярдәмендә шәһәрләрдә җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү торгызылачак

Фото: Денис Гордийко

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное халкына чираттан тыш гуманитар ярдәм җибәрелде. Татарстан тарафыннан шефлыкка алган шәһәрләргә азык-төлек, көнкүреш химиясе, медикаментлар, төзелеш материаллары, канцелярия товарлары һәм көндәлек тормышта кирәкле башка әйберләр төялгән ике фура китте. Йөкнең гомуми авырлыгы 30 тоннаны тәшкил итә. Гуманитар ярдәмне җибәрү «Игелекле Казан» эгидасы астында гамәлгә ашырыла.

Гуманитар ярдәмнең зур өлешен төзелеш материаллары, аерым алганда, полимер торбалар, муфталар, торбалар өчен тройниклар һ.б. тәшкил итә. Хәзер Лисичанск белән Рубежное шәһәр хуҗалыгы нәкъ менә шундый материалларга мохтаҗ, чөнки биредә электр һәм су белән тәэмин итү, җылылык челтәрләрен торгызу эшләре бара. Шәһәрдә 14 меңнән артык йорт, административ бина, шул исәптән күпфатирлы 797 йорт исәпләнә. Алар барысы да зыян күргән. Татарстан белгечләре үзәк суүткәргечтәге аварияләрне юк итәргә, җылылык системасын торгызырга һәм башка объектларны ремонтларга ярдәм итә.

Тиздән шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләр озак вакыт саклана торган азык-төлек продуктлары (ит һәм балык консервалары, ярмалар, макарон), чәй, каһвә, көнкүреш химиясе, медикаментлар, шулай ук кием-салым, аяк киеме, тәм-томнар һәм көндәлек тормышта кирәкле башка әйберләр, шул исәптән мендәрләр һәм савыт-сабалар алачак.

Гуманитар колоннаны формалаштыруда Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Водоканал» МУП, «Техстрой» ҖЧҖ, «Миртруб» ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Шәһәр халкы да, хәйриячелек хәрәкәтенә кушылып, гуманитар ярдәм җыю пунктларына беренче кирәк-ярак предметлары, уенчыклар һәм башка әйберләр китерә ала. Төп склад Горький шоссесы, 53а («Яшин» склады) адресы буенча урнашкан. Әйберләрне «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы логотибы белән билгеләнгән яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан пунктларда да кабул итәләр. Аларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталында махсус бүлектә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 1,5-2 ай саен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар ярдәм төягән 5 фура китә. Соңгы тапкыр гуманитар ярдәм бер ай элек озатылды – ул вакытта колонна хәрәкәтенә стартны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бирделәр.

Фоторепортаж
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттан тыш гуманитар ярдәм белән ике фура озатылды
Видеорепортаж
26.03.2024 13:37
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттан тыш гуманитар ярдәм белән ике фура озатылды
Барлык яңалыклар