Полиция хезмәткәрләре шәһәрлеләрне уяу булырга һәм таныш булмаган кешеләргә банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәскә өнди.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казанның ике кешесе телефон җинаяте корбаны булган. Ике очракта да шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырган.
Яңа Савин районында яшәүче 46 яшьлек ир полициягә банк картасыннан акча урлану факты буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 22-нче июльдә, көндез аның белән, билгесез телефон номерыннан шалтыратып, ир кеше элемтәгә кергән һәм үзен банк хезмәткәре буларак тәкъдим иткән. Таныш булмаган кеше, акчаларның законсыз рәвештә алынуы сылтавы белән, зыян күрүчене үзенең банк картасы реквизитларын җиткерергә күндерә. Ир күрсәтмәләрне үтәгән, шуның нәтиҗәсендә үз акчаларыннан мәхрүм калган. Зыян күләме - 18 мең сум тирәсе.
Шул ук көнне, 22-нче июльдә, бер туташ телефоннан караклык кылу корбанына әверелә. Аңа билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыргач, акчаларны законсыз күчерүне туктату өчен, банк картасы мәгълүматларын сорый. Яңа Савин районында яшәүче 27 яшьлек туташ номерны, шулай ук CVV-кодны - картаның арткы ягында күрсәтелгән өч санны атый. Шуннан соң сөйләшү өзелә, ә күпмедер вакыттан соң кызның банк картасыннан 5 мең сумнан артык акча урлана.
Хәзерге вакытта бу фактлар буенча «Савиново» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының «Банк счетыннан урлау, шул рәвешле электрон акчаларга карата» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре эшләнгән җинаятьләргә катнашы булган затларны эзләп табу буенча чаралар күрә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Полиция мошенникларның корбаны булмас өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк булуын искәртә, аларның иң мөһиме - таныш булмаган кешеләр үтенече буенча билгесез телефон номерларына акча күчермәү.
Мәсәлән, янәсе, банктан карта блокировкасы яки акчаларны исәптән төшерү турында SMS-хәбәр килгән очракта, беренче чиратта кредит учреждениесенең теләсә кайсы хезмәткәренә мөрәҗәгать итегез яки банк картасының кире ягында күрсәтелгән номер буенча шалтыратыгыз. Исегездә калдырыгыз, банк хезмәткәрләре бернинди шартларда да сездән яшерен карта кодын сорамый, аннан акча күчерүегезне яки телефоныгызга килгән SMS-хәбәр җибәрүегезне таләп итми.
Беркайчан да, бернинди шартларда да таныш булмаган кешеләргә банк картасы пин-кодын һәм кире ягында күрсәтелгән өч саннан торган раслау кодын әйтмәгез. Исегездә тотыгыз, акча күчерү өчен карта номерын белү дә җитә, әгәр сездән картагызның нинди дә булса өстәмә мәгълүматларын җиткерүегезне сорыйлар икән, шунда ук бу кешеләр белән аралашуны туктатырга кирәк. Бу - мошенниклар.
Әгәр дә күңелсезлеккә дучар булган туганы турында хәбәр белән шалтыратып, «мәсьәләне хәл итү» өчен акча таләп итсәләр, шунда ук туганы белән элемтәгә керергә, аның телефонына шалтыратырга һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Таныш булмаган кешеләрнең «бозымны салдырырга» яки «күз тиюдән коткарырга» дигән үгет-нәсихәтләренә колак салмагыз, хәтта алар сезгә үз сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим итсәләр дә, дип кисәтәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.