Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2022, 14:04

«Замбези елгасы»нда ике таҗлы торна яши башлады

Кошларны Казанга Новосибирскидан алып килделәр.

Фото: Казан зоопаркының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында ике таҗлы торна урнашкан. Кошларга хәзер 9 ай, аларны Новосибирскидан бер ай элек алып кайтканнар.

Торналар үзләрен яхшы хис итә, юлны һәм 30 көнлек карантинны кошлар бик яхшы кичерде, дип хәбәр иттеләр Казан зоопаркының матбугат хезмәтендә.

Хәзер кошларга 9 ай, шуңа күрә җенесне билгеләү мөмкин түгел һәм аларның әлегә исемнәре дә юк. Зооботаника хезмәткәрләре бу капма-каршы ике җенестәге кошлар булыр дип өметләнәләр. Торналар икесе бергә «Мөгезборын» ябык вольерында яшиләр. Күршедә алсу фламинголар, кафр козгыны һәм пеликаннар урнашкан. Яңа яшәүчеләрне җылылар башлангач күрергә мөмкин булачак.

Таҗлы торналар уылган яшелчәләр кушылмасы, дөге һәм арпа боткалары, ашлык һәм комбикорма белән тукланалар, атнага бер тапкыр пешерелгән йомырка бирәләр.

Зоопаркның яңа яшәүчеләре кара таҗлы торналар төрчәсенә карый, алар төсләренең караңгырак булуы һәм зооботаника бакчасында күптән яши торган соры торналар белән чагыштырганда сирәк очраулары белән аерылып тора.

Барлык яңалыклар