Проектлар өчен тавыш бирү 9-нчы октябрь 23.59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстанның «Татарстан көзгеләре» һәм «Диңгез - Море Татарстана» ике проекты туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсының финал халык тавыш бирүендә катнаша.
Июльдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике проекты («Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы һәм «Кама Тамагы» сәүдә-күңел ачу комплексы) Россиянең иң яхшы 36 проекты исемлегенә керде. Алар 74 мең тавыш җыеп, төбәкләр арасында беренче урынны алды. 30-нчы сентябрьдә конкурс финалистларын сайлау буенча икенче халык тавыш бирүе башланды. Җиңүче 10 территория нәтиҗәләр буенча федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарыннан проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм алачак.
Татарстан проектларына конкурс сайтында «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен авторизацияләнергә (почта яки социаль челтәрләр аша), картада Татарстанны сайларга, «Биектау» һәм «Кама Тамагы» сәүдә-күңел ачу комплексы проектлары астына «йөрәк» тамгасы куярга кирәк. Тавыш бирү 9-нчы октябрь 23.59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләрне 16-нчы октябрь көнне игълан итәчәкләр.
Биектау районында Зәңгәр күлләр тирәсендәге территориядә «Татарстан көзгеләре» кластеры булдыру планлаштырыла. Проектның концепциясе – мегаполистан 30 минутлык кыргый табигать. Кластер махсус сакланучы 3 табигый территорияне берләштерә: өч кристаль чиста сулы «Зәңгәр күл» тыюлыгы, Семиозерск урманы тыюлыгы һәм Казансу елгасы.
«Диңгез – море Татарстана» дип аталган икенче проектны Кама Тамагында гамәлгә ашыру планлаштырыла. Проектның концепциясе – диңгез уйлаганнан якынрак. Экокурорт ике махсус сакланучы табигый территорияне: Юрьев мәгарәсен – урта Иделдә спелеотуризмның бердәнбер объекты һәм 136 метр биеклектә күзәтү мәйданчыгы булган Лобач тавын берләштерә.
Исегезгә төшерәбез, туристик-рекреацион кластерлар булдыру өчен Бөтенроссия конкурсы РФ Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Экология» милли проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Конкурска Россиянең 68 төбәгеннән барлыгы 115 гариза кабул ителгән. Татарстан берьюлы 5 проектны тәкъдим итте: «Түбән Кама», «Балык Бистәсе», «Идел-Кама», «Биектау», «Кама Тамагы».