В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер шәһәр халкы 40-тан артык пунктта прививка ясата ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). COVID-19-га каршы вакцинация пункты якындагы көннәрдә «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылачак, дип белдерде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Аның сүзләренә караганда, «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге медицина пунктында көн саен якынча 40 кеше прививка ясата. Башта сәүдә үзәкләрендә яңа пунктлар ачу планлаштырылмаган иде, әмма карар яңадан каралды. «Без сәүдә үзәкләренә карата стратегияне бераз үзгәрттек. Мондый мөһим процедураны үткәргәндә халкыбыз уңайсызлыкларны аз дәрәҗәдә кичерсен өчен, аларны вакцинация пунктлары белән тәэмин итәргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков. Планда шәһәрнең башка сәүдә үзәгендә тагын бер пункт ачу, дип өсти алабыз. Урын һәм сроклар әлегә әйтелми, чөнки ахыргы килешүгә ирешелмәгән әле.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавируска каршы массакүләм вакцинация 18-нче гыйнварда башланды, бүгенге көнгә 153 стационар һәм мобиль пунктта 89 мең 223 кеше прививка ясаткан, шулардан 20 мең 564 кеше икенче дозаны алган. Казанда вакцинациянең 40-тан артык стационар пункты ачылды, мобиль пунктлар саны кирәк булган саен үзгәреп тора.
Элегрәк ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин 21-нче номерлы шәһәр поликлиникасындагы вакцинация пунктында булып кайтты.