В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очкычлар 30 нчы октябрьдән оча башлаячак.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
Иркутскига очышлар 30 нчы октябрьдән атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан Иркутскига очкыч 23:20 сәгатьтә кузгалачак, 9:05 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс Иркутск аэропортыннан 10:20 сәгатьтә булачак, Татарстан башкаласына 10:40 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Новокузнецкига самолетлар 1 нче ноябрьдән атнага 2 тапкыр – сишәмбе һәм шимбә көннәрендә оча башлаячак. Казаннан Новокузнецкига 0:10 сәгатьтә кузгалалар, 7:40 сәгатьтә төшәчәкләр. Кире рейс Новокузнецк аэропортыннан 8:40 сәгатьтә булачак, Казанга 8:30 сәгатьтә килеп җитәчәкләр. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышларны Nordwind авиакомпаниясе башкарачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.