В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар Карл Фукска багышланган экскурсияче-кушымта эшләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Казанның Яңа Савин районындагы 177-нче номерлы лицейның ике тугызынчы сыйныф укучысы Леонид Калентьев һәм Наил Миннемуллин Дмитрий Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында икенче урынны яуладылар. Конкурсның финалы Мәскәүдә 7-9-нчы февральдә узды, анда бөтен илдән 40-лап мәктәп укучысы катнашты.
Балалар конкурсның «Тарих, сәнгать һәм мәдәният» секциясендә катнаштылар. Алар күренекле галим Карл Фукс тормышы белән бәйле урыннар буйлап экскурсия ясарга ярдәм итә торган кушымта эшләгәннәр.
Мәктәп укучылары сүзләренә караганда, проектны булдыру идеясе очраклы рәвештә барлыкка килгән. «Өч ел элек мин интернетта Карл Фукс эшчәнлеге турында очраклы рәвештә генә мәгълүмат таптым, оятыма каршы, мин бу күренекле галим турында бик аз белә идем, - дип сөйләде Леонид Калентьев. - Мине аның эшләре, ачышлары шаккатырды һәм мин яшьтәшләрем белән яңа белемнәр белән уртаклашырга, моны заманча форматта, кушымта аша гына эшләргә теләдем».
Укучыларның планнарында - рәссам Бакый Урманче һәм химик Александр Бутлеров белән бәйле урыннар буенча шундый ук электрон экскурсия маршрутын булдыру.