Җиңүчеләр арасында күмелгән урыннарны алып баруны автоматлаштыру буенча Казан проекты да бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Татарстанның ике проекты «ПРОФ-IT.2019» төбәк мәгълүматлаштыру бөтенроссия конкурсының финалына чыкты, чара 12-13 сентябрь көннәрендә Белгородта узды. Җиңүчеләр арасында күмелгән урыннарны алып баруны автоматлаштыру буенча Казан проекты бар, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов.
«ПРОФ-IT.2019» төбәк мәгълүматлаштыру бөтенроссия форумы региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне берләштерә торган Россиядәге беренче мәйданчык булды, дип билгеләп үтте Р.Ханнанов. Ул быел форум кысаларында үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасыннан берьюлы ике проектны билгеләп үтүләре турында хәбәр итте. «Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру» проекты, Санкт-Петербург, Ростов, Архангельск, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 19 проектны узып, «Төбәк һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Ә «Күмелгән урыннарны алып баруны автоматлаштыру, шулай ук ритуаль һәм постритуаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту» проекты «Дәүләт һәм муниципаль идарә» номинациясендә икенче урынны алды. Моннан тыш, Казанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов «Төбәк һәм муниципаль идарәнең IT-лидеры» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
«Мемориал» мәгълүмат системасы» 2014 елда сынау проекты сыйфатында файдалануга тапшырылды, - дип искәртте Р.Ханнанов. - Шуның аркасында бөтен күмелгән урыннар бердәм ритуаль реестрга кертелә. Бүгенге көндә базага 240 меңнән артык кабер кертелгән».
Система ярдәмендә, мәрхүмнең үлгән көне һәм исеме буенча күмелгән урынны табып кына калмыйча, каберләрне дистанцион рәвештә дә карарга була - кулланучылар өчен чәчәк бәйләмнәре салудан алып билгеле бер көнгә кадәр комплекслы еллык хисап белән хезмәт күрсәтүгә кадәр барлык хезмәтләр дә күрсәтелә, дип өстәде спикер. Шулай ук системада «Виртуаль некрополь» модуле бар, аның ярдәмендә танылган шәхесләр, фән, мәдәният, сәнгать һәм сугыш геройлары каберлекләрен табарга мөмкин.
«Без бу проектны шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен булдырдык, шул исәптән шәһәр читендә яшәүчеләрне дә кайгырттык, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Күпләр бүген башка илләргә күчеп китә һәм туганнары каберләрен карый алмый, ә бу система ритуаль хезмәтләрнең тулы бер җыелмасына заказ бирергә мөмкинлек бирә. Бөтенроссия конкурсының безнең көндәлек эшебезне шундый югары бүләкләр белән билгеләп үтүе күңелле».