В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел конкурста 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Мария Исаева һәм 6 нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Луиза Мәгъсүмова җиңү яулады.
Фото: Марат Мөгыйнов
«2013 елда, Казан Мэры Илсур Метшин Константин Васильев премиясен гамәлгә куйганда, без аның чыннан да балаларны эстетик яктан тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагогларга тапшырылачагын аңладык», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. Аның сүзләренчә, илнең төрле шәһәрләрендә балалар эшләре конкурслары бик күп үткәрелә. «Иң беренче чиратта педагогларга рәхмәт, алар ярдәмендә конкурсларга бик яхшы эшләр җибәрелә. Балаларыбыз призсыз әйләнеп кайткан чак бер генә тапкыр да булмады. Шул рәвешле без Казаныбызны балалар иҗаты аша да күрсәтәбез. Бу бөтен дөньяда бик популяр», – дип ассызыклады Е.Лодвигова.
Казанның 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мария Исаева сүзләренчә, балаларның сәләте уку процессында ачыла гына. «Балалар талантлы, алар, олылардан аермалы буларак, тыңлый беләләр. Әмма һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк», – дип уртаклашты педагог. Ул үзе К.Васильев яшәгән Васильево бистәсендә тууы турында сөйләде. «Миңа әлеге урман, тәэсирләр, хисләр барысы да якын. К.Васильевның эшләре бик күңелгә тия торган, мәгънәле», – дип өстәде Мария Исаева.
«Мин моңа күп еллар килдем һәм минем хезмәтемне, иҗатымны, шулай ук укучыларымның уңышларын югары бәяләүләренә рәхмәтлемен. Мин аларны бик яратам. Бу, мөгаен, балалар белән җылы элемтә урнаштырырга ярдәм итәдер», – дип уртаклашты үз чиратында 6 нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе педагогы Луиза Мәгъсүмова. Ул хәзерге балаларның потенциалы зур булуын билгеләп үтте. «Минем укучыларым дөрес юлдан барырлар һәм бары тик яхшы һәм игелекле эшләр генә башкарырлар дип ышанам», – диде педагог.
Очрашуда рәссамның сеңлесе Валентина Васильева да катнашты. Ул абыйсы мирасын саклаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм К.Васильев иҗаты белән бәйле булган музей эше өлкәсендә мәдәни багланышларны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, мәдәни алмашу һәм хезмәттәшлек конвенциясенә кул куюда катнашты. Документка шулай ук Казан музей комплексы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Луиза Космылина, рәссам К.Васильев фонды вәкилләре Геннадий Пронин, Олег Шорников, Анатолий Кузнецов һәм Яшел Үзән районы музей берләшмәсе директоры Любовь Беликова кул куйдылар.
Сирәк рәссамнар гына үзенчәлекле рәссам булып китә ала, дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары. «Константин Васильевның безнең җирдә яшәве һәм иҗат итүе бик кадерле. Аның картиналары шактый төрле: бу пейзажлар да, портретлар да, мифологик әсәрләр дә. Алар чыннан да һәркемнең күңеленә керә, беркемне дә битараф калдырмый», – дип белдерде рәссам иҗаты турында фикерен Е.Лодвигова.
Концерт программасы белән чарада композитор һәм музыкант Андрей Косинский һәм этно-фолк җырчы Тина Кузнецова чыгыш ясады, соңгысы Константин Васильевның дустының кызы. «Бәйрәмнәрдә гаҗәеп интеллектуаллар, сәнгать белгечләре, композиторлар җыелган гаиләдә тууым өчен язмышыма мин бик рәхмәтле. Константин Васильев иҗаты минем халык җырының традицион мәдәнияте белән бәйле булган юлыма йогынты ясады. Үз урыныңда булу – зур бәхет», – диде җырчы. «Искиткеч музейга заманча булып калуын, биредә хәзерге сәнгать тенденцияләрендә коллаборацияләр узуын телим», – дип нәтиҗә ясады Тина Кузнецова.
Чарада шулай ук Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та катнашты.
Константин Васильев 1942 елның 3 нче сентябрендә Майкопта туа, ә 1949 елдан аның гаиләсе Татарстанның Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә яши. 1961 елда ул «театр декораторы» белгечлеге буенча Казан сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлый. К.Васильевның башлангыч иҗатында абстракция һәм сюрреализм күзәтелә, шулай ук рәссам халык сәнгатенә мөрәҗәгать итә, пейзажлар һәм портретлар яза. Рәссам фаҗигале рәвештә 1976 елда 34 яшендә үлә. Аны Васильеводагы каенлыкта җирлиләр. Шулай ук ул һәм аның гаиләсе яшәгән бистәдәге йортта мемориаль музей ачылды.