В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы Түбән Новгородта узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Татарстаннан ике IT-проект «ПРОФ-IT» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Түбән Новгородта узды.
«Социаль ярдәм» номинациясендә икенче урынны «Забота» мәгълүмат системасы яулады. Сервис инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең төп һәм өстәмә компенсациясен, юл йөрүне, күп балалы гаиләләр тарафыннан дарулар алу һәм башка хезмәтләрне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук финалистлар исәбендә – дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен «Лилия» диалоглы ассистенты. Эшләнмә «Төбәк һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү» номинациясендә 3-нче урын алды, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.
«ПРОФ-IT» конкурсы Россия дәүләт идарәсе процессларын мәгълүматлаштыру өлкәсендә иң зур мәйданчык булып тора һәм электрон дәүләт эксперт үзәге тарафыннан уздырыла. Конкурс эшләрен федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре бәяли. Быел конкурска 251 гариза тапшырылган иде.