Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2023, 13:26

Кичә Казанда үлемгә китергән ике юл-транспорт һәлакәте булган

Юл эшчесе һәм җәяүле бәрдерелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). Кичә Казанның Оренбург трактында Evolute автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе 29 яшьлек ир-атны бәрдергән. Җәрәхәтләрдән ул медицина учреждениесендә вафат булган.

Тагын бер үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамындагы 21 нче йорт каршында булган. Toyota машинасының 48 яшьлек йөртүчесе 63 яшьлек җәяүлене бәрдергән, ул юлны ярамаган урында чыккан булган. Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче шулай ук хастаханәдә вафат булган.

Узган тәүлектә шәһәрдә 104 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән транспорт чарасына бәрелү, җәяүлеләрне биш тапкыр бәрдерү һәм ике автомобиль бәрелешү. Җиде кеше – дүрт җәяүле һәм өч пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

507 машина йөртүче һәм 184 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 95 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен санга сукмау сәбәпче булган, 69 очракта җәяүлеләргә юл бирелмәгән. Сигез шофер исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда бүлеге.

Барлык яңалыклар