В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пунктлар 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). 15 нче һәм 16 нчы сентябрьдә Казанда яшәүчеләр ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест уза алачак.
Мобиль пунктлар сәгать 12:00 дән 16.00 га кадәр Бауман урамында эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге матбугат хезмәте.
Тест «Тест для победы. Помощь рядом» профилактик акциясе кысаларында үтәчәк. Чара «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә оештырылган.