Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2023, 10:53

ТР Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенә чираттагы тапкыр тыңлаучылар җыя

7 дәрес эчендә шәһәрлеләр намаз уку күнекмәләрен бушлай үзләштерә һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре, KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» кыска вакытлы курсына тыңлаучылар җыя. Рамазан ае алдыннан шәһәр халкы 7 дәрес эчендә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен бушлай өйрәнә алачак.

Ислам нигезләрен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең волонтерлар яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларны намаз уку һәм тәһарәт алу тәртибе, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук аларга уразаның өстенлекләре һәм кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Беренче кереш дәрес 25 нче февральдә 8:00 сәгатьтә Габдулла Тукай ур., 38 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында узачак. Алга таба дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Дәресләр графигына кайбер үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Беренче дәрес (25 нче февраль) тәһарәт-госел тәртипләренә, алдагы икесе (4 нче һәм 11 нче март) – намазга, дүртенче дәрес – Ураза (18 март) һәм аннан соңгылары намаз укуга, гакыйдә, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен өйрәнүгә багышланачак.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә узачак.

Проектта катнашу өчен 24 нче февральгә кадәр сылтама һәм +7(843)237-86-18 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11 нче агымы 8 нче апрельдә, Рамазан аеның 17 нче көнендә, ифтар, йомгаклар ясау һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамланачак.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтие тарафыннан 2018 елда тормышка ашырылган. Бу проектның узган 10 сезонында курсларга 940 ка якын кеше йөргән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар