Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2023, 10:41

ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI республика ифтарына волонтерлар җыя

16 яшьтән өлкәнрәк 700 кешене җәлеп итү планлаштырыла.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI республика ифтарына волонтерлар җыюны игълан итә. Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 кешене җәлеп итү планлаштырыла.
XI республика ифтарына 11 мең кеше киләчәк. Чараның мәйданчыгы, узган елдагы кебек үк, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залы булачак. Волонтерлар командасының бер өлеше булыр өчен, Telegram-каналда яки +7(843)237-86-18 телефоны буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Республика ифтарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы оештыра.

Исегезгә төшерәбез, 22 нче март көнне кояш баегач изге Рамазан ае башланачак. Быел ул 29 көн дәвам итәчәк. Уразаның соңгы көне 20 нче апрельдә булачак.
Барлык яңалыклар