В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Фәләстыйн мөселманнарына да ярдәм күрсәтелгән
Фото: Денис Гордийко
2023 елда Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды барлыгы 200 кешегә – авыру балаларга һәм мохтаҗларга финанс ярдәм күрсәткән.
Фәләстыйн мөселманнары ихтыяҗларына «Зәкят» фонды тарафыннан 55 млн сумнан артык акча җыелган. Казанда яшәүче Газа секторыннан булган өч студент 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме алган. Шулай ук 5 млн сумнан артык суммага 20 тонна азык-төлек сатып алынган, ул Газа секторына җибәрелгән, гуманитар йөкнең калган өлешен тапшыру логистикасы эшләнә.
Узып баручы елда мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтү максатында Луганск Халык Республикасында урнашкан хәрби подразделениегә 4 командировка оештырылган. Солдатларга барлыгы 2,5 млн сумлык йөк тапшырылган. Ә Татарстандагы Донбасс качакларына 1,7 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
Узган елда «Зәкят» хәйрия фонды барлыгы 1300 дән артык гаиләгә азык-төлекләтә ярдәм күрсәткән. Корбан ите, азык-төлек җыелмалары һәм гошер сәдакасы аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, тулы булмаган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырылган. Рамазан аенда 1125 аз керемле гаилә – 4,5 тонна күләмендә азык-төлек җыелмасы, Корбан гаете чорында 1,5 тонна корбан ите алган.
2023 елда беренче тапкыр Рамазан ае уңаеннан һәм «Юмарт сишәмбе» чарасы уңаеннан Казанда 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясендә 1,5 меңгә якын кеше катнашты.