Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2024, 15:02

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2023 елда 200 авыру һәм мохтаҗ балага финанс ярдәме күрсәткән

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Фәләстыйн мөселманнарына да ярдәм күрсәтелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). 2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпчелек ярдәм өлеше Фәләстыйндагы дин кардәшләренә, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән. Моннан тыш, аз керемле гаиләләргә һәм авыру балаларга ярдәм итү өчен акча җыелды, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.

2023 елда Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды барлыгы 200 кешегә – авыру балаларга һәм мохтаҗларга финанс ярдәм күрсәткән.

Фәләстыйн мөселманнары ихтыяҗларына «Зәкят» фонды тарафыннан 55 млн сумнан артык акча җыелган. Казанда яшәүче Газа секторыннан булган өч студент 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме алган. Шулай ук 5 млн сумнан артык суммага 20 тонна азык-төлек сатып алынган, ул Газа секторына җибәрелгән, гуманитар йөкнең калган өлешен тапшыру логистикасы эшләнә.

Узып баручы елда мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтү максатында Луганск Халык Республикасында урнашкан хәрби подразделениегә 4 командировка оештырылган. Солдатларга барлыгы 2,5 млн сумлык йөк тапшырылган. Ә Татарстандагы Донбасс качакларына 1,7 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.

Узган елда «Зәкят» хәйрия фонды барлыгы 1300 дән артык гаиләгә азык-төлекләтә ярдәм күрсәткән. Корбан ите, азык-төлек җыелмалары һәм гошер сәдакасы аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, тулы булмаган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырылган. Рамазан аенда 1125 аз керемле гаилә – 4,5 тонна күләмендә азык-төлек җыелмасы, Корбан гаете чорында 1,5 тонна корбан ите алган.

2023 елда беренче тапкыр Рамазан ае уңаеннан һәм «Юмарт сишәмбе» чарасы уңаеннан Казанда 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясендә 1,5 меңгә якын кеше катнашты.

Барлык яңалыклар