В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкантлар туризм көненә багышланган акцияне хуплады.
Фото: Туризмны үстерү комитеты
Бер сәгать дәвамында - 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр - автобус ТР башкаласының истәлекле урыннары янында тукталды. Кунаклар һәм шәһәр халкы татар бию һәм рус халык җырларын, поп-хитлар һәм оркестр репертуарыннан музыка ишеттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөтендөнья туризм көненә багышланган берничә чара узды. Әйтик, 26 сентябрьдә шәһәрдә «Казань романтичная» эксклюзив маршруты буенча интерактив квест старт алды. Анда җиде кешелек биш команда катнашты, маршрут шәһәрнең төрле романтик тарихларга бәйле алты локациясе аша узды. 30-нчы сентябрьдә Казанның «Туризм аллеясында» агач утырту акциясе узачак. Иске Татар бистәсендәге Юныс мәйданында шәһәрнең туристлык индустриясенең 30-дан артык вәкиле спирея куаклары утыртачак.