В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкаль кичәдә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале фильмнарының фрагментларын күрсәтәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). 7-нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее ишегалдында «Кино һәм музыка» махсус проекты кысаларында чираттагы кичә узачак. Программада – XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең концерт, киновикторина һәм фильмнар фрагментларын күрсәтү.
Җәйге сәхнәдә музей ишегалдында «Риваять» төркеме, Наил Сәгъдиев җитәкчелегендәге баянчылар ансамбле, MisStereo скрипка дуэты солисты Эля Игламова һәм театр һәм кино актерлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов дуэты чыгыш ясаячак. Проектның хедлайнеры – Just Brass тынлы ансамбленнән аерым перформанс көтелә.
Музыкаль программаның башлануы – 19:00 сәгатьтә. Керү ирекле, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
ТР Милли музее һәм «Татаркино» компаниясенең уртак махсус проекты XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында старт алды. Фестиваль 5-7-нче сентябрьдә ТР Президенты ярдәме белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.