В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Традицион православие фестивале 4-5 нче июньдә өч мәйданчыкта узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестиваль православие һәм мәдәни традицияләре белән билгеле булган Сукно бистәсендә башланачак. Чараның төп мәйданчыклары – Изге Рух иңү гыйбадәтханәсе (Миңнуллин урамы, 21), «Әкият» курчак театры каршындагы мәйдан, Изге Иоасаф йорты (Тихомирнов урамы, 31).
Ике бәйрәм көне дә тантаналы гыйбадәтләрдән башланачак, әйлән-бәйлән һәм җырлар башкару белән дәвам итәчәк, аларны Троицада гына ишетеп була. Шуннан соң фестивальдә балалар өчен ярминкәләр һәм уен мәйданчыклары эшләячәк, һөнәрчеләрдән мастер-класслар, лекцияләр һәм экскурсияләр узачак. Мотошоу чараның иң күренекле өлеше булачак.
Ачык һавадагы мәйданда концерт программаның аерым блогы булып торачак. Беренче көнне сәхнәгә Казан коллективлары җыелачак, ә 5 нче июньдә Россиянең танылган башкаручылары чыгыш ясаячак. Аларның исемнәрен оештыручылар соңрак игълан итәчәк. Моңа кадәр фестивальнең хедлайнерлары Тина Кузнецова, Сергей Трофимов һ.б. булган иде.
Фестивальнең барлык төп чараларында катнашу бушлай. Тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел фестивальгә 6 меңнән артык кеше килгән иде. Казанда Александр Иванов һәм «Рондо» төркеме чыгыш ясады.