В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына психолог, сертификацияләнгән уен терапевты Анна Колбасина консультацияләр бирә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казанның Духосошественский гыйбадәтханәсе «Ир белән хатын тормышы. Татулыкта һәм мәхәббәттә» темасына лекцияләр уздыра. Шәхесара һәм гаилә аралашуының төрле аспектларына һәм проблемаларына багышланган дәресләрне мәхәллә инде беренче ел гына оештырмый. Лектор булып консультатив психолог, балалар психологы, сертификацияләнгән уен терапевты Анна Колбасина чыгыш ясый.
Беренче лекция («Ныклы мөнәсәбәтләр йорты. Гаиләгезнең диагностикасы») 6-нчы февральдә узды. Киләсе дәресләр 13-нче мартта узачак («Конфликт. Без моны ничек эшлибез?), 24-нче апрельдә («Аерылышу профилактикасы») һәм 15-нче майда («Мөнәсәбәтләрдә өчпочмаклар»).
Лекцияләр Духосошественский гыйбадәтханәсенең конференц-залында (Туфан Миңнуллин урамы, 21, керү чиркәү кибете аша) уза. Башлана 18.30 сәгатьтә. Керү ирекле, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.