В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 13-нче әдәби-музыкаль фестиваль уза, аның темасы - «Аксенов-style».
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген «Аксенов-фест»13 нче әдәби-музыкаль фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә язучы Василий Аксеновның әдәбият, кино, музыка һәм мода стиле турында фикер алыштылар. Бу көннәрдә ул чираттагы тапкыр Татарстан башкаласында уза һәм үз тирәсенә танылган әдәбиятчы һәм аның иҗатына битараф булмаган шәһәрлеләрне берләштерә.
Бу елның бөтен фестивален «Аксенов-style» темасына багышлау планлаштырыла, нәкъ менә шуңа күрә Аксенов йортында узган матбугат конференциясе дустанә дискуссия атмосферасында узды, анда спикерлар язучы һәм аның образы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Танылган музыкант Андрей Макаревич, язучы, «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Дети мой» романнары авторы Гүзәл Яхина, Россия һәм француз мода тарихчысы Александр Васильев, фестивальнең попечительләр советы рәисе Евгений Попов, координатор, Попечительләр советы әгъзасы Ирина Барметова, кинорежиссер Евгений Цымбал, «Звездный билет» премиясе лауреатлары һәм башкалар фикер алыштылар.
Андрей Макаревич Василий Аксенов текстларының һәрбер абзацында, үз теләгенә карамастан, искиткеч эчке ирек тоемлануын билгеләп үтте. «Бу контрольдә тотылмый торган хис һәм әдәби һөнәр түгел, моңа өйрәнеп булмый. Миңа калса, бу - аның стиле, без аңа бары соклана алабыз», - диде музыкант.
Бүген матбугат конференциясендә берьюлы берничә спикер әйтүенчә, Аксеновка һәм аның мондый танылган стиленең формалашуына нәкъ менә Казан ярдәм иткән. Гүзәл Яхинаның фикере дә шуның белән аваздаш. «Мин аны шәхсән белмәдем, әмма мин Казанның Аксенов иҗатында ничек чагылыш табуын беләм. Биредә балачакның бәхетле еллары уза, биредә ул ятимлек ачысын татый, джазның нәрсә икәнен белә, беренче трофей фильмнарын күрә. Бу аны билгеләгән шәһәр», - диде ул.
Киемдә язучы стиле турында Александр Васильев сөйләде - аларның танышуы Франциядә булган, ул вакытта алар икесе дә анда яшәгән. «Аксенов һәрвакыт кыю стиль үрнәге булды, шул ук вакытта мода артыннан күзәтте һәм берникадәр дәрәҗәдә плейбой кебек киенде. Аның өчен матурлык эталоны Джеймс Бонд булды, дип әйтер идем», - дип фикерләре белән уртаклашты мода тарихчысы. Ул шулай ук «Аксенов-фест»ның кунагы булуына, танылган әдип яшәгән элеккеге коммуналь бүлмәләрне үз күзләре белән күрүенә бик шат булуын билгеләп үтте. А.Васильев фестивальне оештыручыларга һәм Казан Мэриясенә Аксенов исемен һәм ул яшәгән чор турындагы истәлекләрне саклап калырга булышканнары өчен рәхмәт белдерде.
«Без һәр елны җәйге чаралар марафонын шундый әдәби вакыйга белән тәмамлыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әдәбиятта, ә узган елдан музыкада яңа исемнәр ачу матур традициягә әверелде. Аксенов йорты администрациясенә рәхмәт белдерәсем килә, анда очрашырга, иҗтимагый дискуссияләр үткәрергә мөмкин. Бу язучы рухына һәм иҗат иреге идеяснә туры килә», - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Фестивальдә катнашучылар тарафыннан сурәтләнгән Василий Аксеновның нәкъ менә шушы стиленә барлык булачак чаралар да багышланачак. Бүген Аксенов йортында язучының дусты Андрей Макаревич үзенең «Остраконы» китабын тәкъдим итә. Бер көн соңрак ул «Леди һәм джентльмены» дигән зур концерт бирәчәк, анда В.Аксеновның яраткан музыкасы – узган гасырның 20-30 нчы елларындагы традицион джаз уйнаячак. «Йолдызлы билет» премиясе лауреатлары, шул исәптән Гүзәл Яхина да иҗади очрашулар уздырачак. Быелгы «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы фестивальнең төп вакыйгасы булачак – иртәгә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында әдәбият һәм музыка дөньясында яңа исемнәр игълан ителәчәк. «Без башкарган эшләр Казан, аның Мэры Илсур Метшин ярдәме белән тормышка аша бара, ул Аксенов белән дус булды һәм бу фестиваль белән бик кызыксына», - дип билгеләп үтте «Аксенов-фест» координаторы, Попечительләр советы әгъзасы Ирина Барметова.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль Казанда 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программа әдәбият, кино, театр, мода, рәсем һәм музыкага багышланган барлыгы 30 чараны үз эченә ала.