Казан хастаханәсе Росия Педиатрлары союзы бәйгесендә 2017 ел нәтиҗәләре буена җиңү яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) Росия Педиатрлары союзы бәйгесендә “2017 елның педиатрия профильле иң яхшы медицина учреждениесе” номинациясендә җиңү яулады.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия педиатрларының ХХ конгрессы кысаларында үтте. Оештыручылар (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Россия Фәннәр академиясе), иң яхшы балалар табибын, шәфкать туташын, медицина профильле оешманы билгеләделәр, шулай ук Россия педиатриясе тарихы буенча әдәби-тарихи очерклар бәйгесе җиңүчеләрен һәм яшь галимнәрне бүләкләделәр.
Белешмә
Балалар республика клиник хастаханәсе 1977 елда оеша. Шул вакыт эчендә биредә 1 млн. 159 мең 234 бала дәваланган, 260 мең 15 операция ясалган. Хастаханә ТР Хакимияте премиясе лауреаты булып тора, “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесендә берничә тапкыр лауреат булды һәм Балалар хастаханәләре ассоциацисе дипломнары белән билгеләнде.