Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2025, 11:11

«Тормыш агачы»: казанлыларны Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм традицияләре белән танышырга чакыралар

Чара 2 июль көнне Горький паркында узачак

Быел Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен уникаль җәйге программа әзерләнгән, анда милли проектлар һәм чараларга аерым урын бирелгән. Шуларның берсе Казан мэриясенең «Тормыш агачы» дигән агарту проекты булды, аның кысаларында ике тематик бәйрәм узачак. Анда шәһәр халкы һәм кунаклары Идел буе халыкларының – татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның мәдәни мирасы белән таныша алачак. Беренче чара 2 июльдә М.Горький исемендәге паркта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Безнең кешеләрне милләт буенча бүлмәвебез бик мөһим. Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз. Музыка, бию теле аша башка мәдәниятне, башка кешене тирәнрәк аңларга мөмкин. Без мондый проектларны үзебез башлап җибәрәбез, активистларга ярдәмне хисапта билгеләп кую өчен күрсәтмибез. Татарларның һәм башка милләтләрнең яңа буыны туган телне һәм халык гореф-гадәтләрен белерме – күп очракта безнең тырышлыгыбызга бәйле», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Тормыш агачы» проекты кысаларында Казанда ике чара планлаштырылган. Беренчесе – «Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм традицияләре» – 2 июльдә узачак. Икенчесе – «Ата йорты – йолаларда» – 6 августта була.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары чаралар мәйданчыкларында Идел буе җирле халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алачак. Бәйрәм территориясендә милли ишегаллары урнаштырылачак, күпсанлы мастер-класслар үткәреләчәк, фотокүргәзмә оештырылачак, музей артефактлары тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук мәйданчыкларда Казан фольклор ансамбльләре һәм Татарстан районнары коллективлары катнашында концерт программасы оештырылачак.

«Йола, йорт, хезмәт, гаилә хәтере темалары универсаль һәм шул ук вакытта милли эчтәлек белән тулы. Мәйданчык чынбарлыктагы әңгәмә, тере традицияләрне өйрәнү һәм алар белән очрашу өчен киңлеккә әверелә», – дип йомгаклады Гүзәл Сәгыйтова.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.06.2025
Видеорепортаж
30.06.2025 10:43
2 июль Горький исемендәге паркта «Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм гореф-гадәтләре» узачак
Барлык яңалыклар