В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Бу атнада Татарстанда салкыннар һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +11..+13 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +8..+10 градус булачак. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, җил секундына 12 метрга кадәр көчәячәк.Термометрлар баганалары +22..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем алганда, сишәмбе һәм чәршәмбе, 5 нче һәм 6 нчы сентябрьдә, максималь көндезге температура +20..+25 градус булган җылы һава торышы сакланачак. Төнлә +9..+14 градус булыр дип фаразлана. Республика халкын кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтә, ул вакытта җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр артуы ихтимал. Иртәгә төнлә көнчыгыш районнарда урыны белән томан көтелә.
Пәнҗешәмбе көнне, 7 нче сентябрьдә, төнлә +9..+14 градус көтелә, көндез синоптиклар +14..+19 градус вәгъдә итә. Җомга көнне, 8 нче сентябрьдә, урыны белән яңгырлар явачак, температура тагын берничә градуска – төнлә +4..+9 градуска кадәр, көндез +12..+17 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне, 9 нчы сентябрьдә, яңгыр һәм +16..+21 градус җылы көтелә.