Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Иртәгә көндез Казанда температура +17..+19 градус булачак
Бу атнада Татарстанда яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә
Бу атнада татарстанлыларны яңгырлы һава көтә. Урыны белән синоптиклар яшен һәм көчле җил вәгъдә итә, бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, вакыты белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Төнлә температура +12..+14 градус булачак, көндез +17..+19 градус градуска кадәр җылыта.

Тулаем республика буенча 13 августта яңгырлар көтелә, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Республикада яңгырлы һава шимбәгә, 17 августка кадәр сакланачак. Синоптиклар фаразлавынча, явым-төшем кимиячәк, көчле яңгырлар булу ихтималы аз булачак. Төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

2024-08-12T16:24:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.