Шәһәр халкын өйдә калырга һәм ерак сәфәрләргә чыкмаска чакыралар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтә – 28-нче апрельдә шәһәрдә көнбатыштан урыны-урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил булуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Чәршәмбегә каршы төндә һәм иртәгә көндез Татарстан Республикасы башкаласында яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны-урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Алдагы төндә һава температурасы 0- +2 градус, көндез 8-10 градус җылы.
Татарстан буенча шулай ук яңгыр көтелә, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан,көнбатыштан, иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һава температурасы минус 2-дән +3 градуска кадәр, көндез 7-дән 12 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе шәһәр халкына көчле җил булган очракта биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга һәм балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә. Көчле җилдән йортларның стеналары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин.
Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга кирәк.