Һава температурасы 12-нче ноябрьдә көндез 4-6 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 12-нче ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр һәм сибәләү рәвешендә явым-төшемнәр булачак, шәһәрнең аерым районнарында томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0-дән +2 градуска кадәр, көндез +4-тән +6 градуска кадәр булачак.
Урыны белән яңгыр, нигездә, республиканың башка районнарында да явым-төшем көтелә. Аерым районнарда томан, төнлә урыны белән җиңелчә бозлавык. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2-дән минус 3 градуска кадәр, көндез +2-дән +7 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.