В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 30-нчы октябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән аз гына кар, юеш кар, көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 1-3 градус салкын, иртә белән 3-5 градус җылы, көндез – 8-10 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Гомумән алганда, төнлә һәм иртән шулай ук кар һәм юеш кар, ә көндез – бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, урыны белән метрына 15-16 м/с ка кадәр көчле. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр, көндез +5...+10 градус, төнлә һәм иртән аерым участокларда бозлавык булачак.
Якшәмбе көнне, 31-нче октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2...+7 градус, көндез +7...+12 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.