В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче апрель көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начарлануы турында кисәтә. 21-нче апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан башкаласында яңгыр явып узачак, көньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр тизлек белән җил, урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Бүген төнлә һаваның температурасы 0...+2 градус, иртәгә көндез - 8-10 градус җылы.
Республикада шулай ук чәршәмбе көндез һәм кич белән яңгыр көтелә, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчле җил, төнлә һава температурасы +3 минус 2 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда аязган вакытта минус 7 градуска кадәр булачак. Көндез 7 градустан 12 градуска кадәр җылы булуы көтелә, көнчыгышта – +16 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.