В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче сентябрь көндез һава температурасы 13-15 градус тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Вакыты белән яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә - 7-9 градус җылы, көндез +13-тән +15 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы, вакыты белән яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән тизлеге 15-17 м/секундка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +11-дән +16 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.