В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27-нче июль көндез һава температурасы +23-25 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә: 27-нче июль көндез һәм кич яшен һәм кыска вакытлы секундына 15-20 метрга кадәр көчәюче җил көтелә.
Казанда алмашынучан болытлы һава урнашачак. Иртәгә көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, аерым районнарда секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +9-11 градус, түбән урыннарда +7-9 градус, көндез максималь температура +23-25 градус тәшкил итәчәк.
Көндез шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача җил, көндезге сәгатьләрдә аерым районнарда секундына15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +7-12 градус, көндез максималь +21-26 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.